We’ve updated our Terms of Use to reflect our new entity name and address. You can review the changes here.
We’ve updated our Terms of Use. You can review the changes here.

У​й​н​а​п​, К​ө​л​е​п​, Җ​ы​р​л​а​п​, Б​и​е​п​.​.​. (Playing, Laughing, Singing, Dancing​.​.​.​)

by Aq Bure / Ак Бүре (White Wolf)

/
1.
Һәй Туп-туп баскан тугры атның Тубыклары җәшел ут. Төшмәсен гашыйк матурга Гомерләргә сүнмәс ут. Сандугач сайрыйдыр кайларда Төлке тун, камча бүрек байларда. Акбүз атларның аппагы Ак чәчәкне таптамас. Сөйгән ярлар уңган булса, Сине утка ташламас. Сандугач сайрыйдыр кайларда Төлке тун, камча бүрек байларда. Һәй Сандугач булсам, бакчада Бер агач сайлар идем. Шуннан гел синең турыңда Иртә-кич сайрар идем. Сандугач сайрыйдыр кайларда Төлке тун, камча бүрек байларда. Егетләр – илнең былбылы Кызлар – гөлнең былбылы Гөл былбылны былбыл гөлне Сагынулары билгеле. Сандугач сайрыйдыр кайларда Төлке тун, камча бүрек байларда. Читек киям, читек киям Киям җиңеллек өчен. Айга түгел, елга түгел Сөям гомерлек өчен. Сандугач сайрыйдыр кайларда Төлке тун, камча бүрек байларда. Һәй Сандугач сайрыйдыр кайларда Төлке тун, камча бүрек байларда.
2.
Алдым кулга думбыра, киттем урам буена. Алдым кулга думбыра, киттем урам буена. Шуш авылның бер гузәле керә минем уема. Шуш авылның бер гузәле керә минем уема. Тититата-тититата-тититатита, Тититата-тититата-тититатита. Тититата-тититата-тититатита, Тититата-тититата-тититатита. Шуш авылның бер гузәле керә минем уема. Шуш авылның бер гузәле керә минем уема. Әйдә жаныем су буена думбыра уйныйм, биерсең. Әйдә жаныем су буена думбыра уйныйм, биерсең. Әткәң-әнкәң ачуланса суга бардым диярсең. Әткәң-әнкәң ачуланса суга бардым диярсең. Хэй! Тититата-тититата-тититатита, Тититата-тититата-тититатита. Тититата-тититата-тититатита, Тититата-тититата-тититатита. Әткәң-әнкәң ачуланса суга бардым диярсең. Әткәң-әнкәң ачуланса суга бардым диярсең. Алдым кулга думбыра, киттем урам буена. Алдым кулга думбыра, киттем урам буена. Шуш авылның бер гузәле керә минем уема. Шуш авылның бер гузәле керә минем уема. Тититата-тититата-тититатита, Тититата-тититата-тититатита. Тититата-тититата-тититатита, Тититата-тититата-тититатита. Шуш авылның бер гузәле керә минем уема. Шуш авылның бер гузәле керә минем уема.
3.
Алматаның алмасы Тәмле хуш исләр сибә. Алматаның алмасы Тәмле хуш исләр сибә. Сине генә көтәм, сине генә сагынам Сине генә күрәсем килә. Сине генә көтәм, сине генә сагынам Сине генә күрәсем килә. Алматаның кар суы Биек таулардан килә. Алматаның кар суы Биек таулардан килә. Сине генә сөям, сине генә көтәм, Сине генә күрәсем килә. Сине генә сөям, сине генә көтәм, Сине генә күрәсем килә. Алматаның кар суы... Минем йөрәк ярсуы. Алматаның кар суы... Минем йөрәк ярсуы. Сине генә көтәм, сине генә сагынам, Сине генә күрәсем килә. Сине генә көтәм, сине генә сагынам, Сине генә күрәсем килә.
4.
Тыпыр-тыпыр бер басмагач, бию була мени ул. Тыпыр-тыпыр бер басмагач, бию була мени ул. Йөрәгемне яндырмагач, сөю була мени ул. Йөрәгемне яндырмагач, сөю була мени ул. Һай-тердә-ритәем дә, hай-тердә-ритәем. Һай-тердә-ритәем дә, hай-тердә-ритәем. Йөрәгемне яндырмагач, сөю була мени ул. Бие әйдә, бие әйдә, аякларың талмасын. Бие әйдә, бие әйдә, аякларың талмасын. Талса талсын аякларың, үкенечкә калмасын. Талса талсын аякларың, үкенечкә калмасын. Һай-тердә-ритәем дә, hай-тердә-ритәем. Һай-тердә-ритәем дә, hай-тердә-ритәем. Талса талсын аякларың, үкенечкә калмасын. Әйдә әле, әйдә әле, әйдә басаек әле. Әйдә әле, әйдә әле, әйдә басаек әле. Уйнап-көлеп, җырлап-биеп, күңел ачаек әле. Уйнап-көлеп, җырлап-биеп, күңел ачаек әле. Һай-тердә-ритәем дә, hай-тердә-ритәем. Һай-тердә-ритәем дә, hай-тердә-ритәем. Уйнап-көлеп, җырлап-биеп, күңел ачаек әле. Алмаларны кәрзиннәргә, матурлап тутыралар. Алмаларны кәрзиннәргә, матурлап тутыралар. Аяк киемнәрен жәлләп, биеми утыралар. Аяк киемнәрен жәлләп, биеми утыралар. Һай-тердә-ритәем дә, hай-тердә-ритәем. Һай-тердә-ритәем дә, hай-тердә-ритәем. Аяк киемнәрен жәлләп, биеми утыралар. ... Биеми утыралар.
5.
Яулыкмыни, шәлмени, Яулыкмыни, шәлмени. Яулыкмыни, шәлмени лә, Яулыкмыни, шәлмени. Мин уртага чыккач кына, Бер җырыгыз жәлмени? Мин уртага чыккач кына, Бер җырыгыз жәлмени? Әннәги- геннәги, Аягымда сандали. Сөйгән ярым булмагачтын, Ялынрырсам да ярый. Әннәги- геннә ги, Аягымда сандали. Сөйгән ярым булмагачтын, Ялынрырсам да ярый. Сөйгән ярым булмагачтын, Ялынрырсам да ярый. Аклы ситсы күлмәгемнең Итәген сырлатканчы Аклы ситсы күлмәгемнең Итәген сырлатканчы Үзем чыгып биим әле, Кешене биеткәнче Үзем чыгып җырлыйм әле, Кешене җырлатканчы Әннәги- геннәги, Аягымда сандали. Сандали түгел пима, Яшь күңелемне тыйма. Әннәги-геннәги, Аягымда сандали. Сандали түгел пима, Яшь күңелемне тыйма. Сандали түгел пима, Яшь күңелемне тыйма. Безнең урам аркылы, Ага суның салкыны. Безнең урам аркылы, Ага суның салкыны. Су сипсәң дә басылмыйдыр, Яшь йөрәкнең ялкыны. Су сипсәң дә басылмыйдыр, Яшь йөрәкнең ялкыны. Әннәги- геннәги, Аягымда сандали. Сандали түгел пима, Яшь күңелемне тыйма. Әннәги- геннәги, Аягымда сандали. Сандали түгел пима, Яшь күңелемне тыйма. Сандали түгел пима, Яшь күңелемне тыйма.
6.
Тыпыр-тыпыр биергә Имән идәннәр кирәк, Тыпыр-тыпыр биергә Имән идәннәр кирәк, Имән идәннәр өстенә Хәтфә паласлар кирәк, Имән идәннәр өстенә Хәтфә паласлар кирәк. Хәтфә паласлар өстенә Имән өстәлләр кирәк, Хәтфә паласлар өстенә Имән өстәлләр кирәк, Имән өстәлләр өстенә Көмеш табаклар кирәк. Имән өстәлләр өстенә Көмеш табаклар кирәк. Көмеш табаклар өстенә Хөрмә җимешләр кирәк, Көмеш табаклар өстенә Хөрмә җимешләр кирәк, Хөрмә җимешләр ашарга Алтын кашыклар кирәк, Хөрмә җимешләр ашарга Алтын кашыклар кирәк, Алтын кашыклар тотарга Кара кашлы кыз кирәк, Алтын кашыклар тотарга Кара кашлы кыз кирәк, Кара кашлы кыз каршына Батыр егетләр кирәк, Кара кашлы кыз каршына Батыр егетләр кирәк.
7.
Әйдә утырма, киттек биергә!!! Кичәләрдә гармун уйный, гармун уйный, Гармунчы ниләр уйлый? Чибәр кызлар аңа карап, аңа карап, Елмаеп, биеп туймый. Әй, чабата, чабата, чабата, тула оек, Син, җаный, нигә боек? Чабата, чабата, чабата, тула оек, Син, җаный, нигә боек? Әйдә биергә, әйдә бергә биергә — Нигә ялгыз йөрергә! Охшатып нечкә билләргә, нечкә билләргә, Сыгыла идәннәре. Күз кысышып куя шунда, куя шунда Бер-берсен сөйгәннәре. Әй, чабата, чабата, чабата, тула оек, Син, җаный, нигә боек? Чабата, чабата, чабата, тула оек, Син, җаный, нигә боек? Әйдә биергә, әйдә бергә биергә — Нигә ялгыз йөрергә! Биючеләр бииләр, биюләре бик чибәр, Биюченең куңеле булсын, Ай маладис, бик чибәр! Чакыра бишле биюгә, бишле биюгә, Безне гармун телләре. Биер идем таңга чаклы, таңга чаклы, Егетләре, кызлары. Әй, чабата, чабата, чабата, тула оек, Син, җаный, нигә боек? Чабата, чабата, чабата, тула оек, Син, җаный, нигә боек? Әйдә биергә, әйдә бергә биергә — Нигә ялгыз йөрергә! Чабата, чабата!
8.
Кәтүк-түти иртүк торып сыер сауган, Кәтүк-түти иртүк торып сыер сауган. Мүкләк сыер типкәченнән чиләк ауган, Мүкләк сыер типкәченнән чиләк ауган. Метри дәдәй базарларда сыер саткан, Метри дәдәй базарларда сыер саткан. Сөенечтән бераз гына салып кайткан, Сөенечтән бераз гына салып кайткан. Кәтүк-түти йөгерә-йөгерә мунча яккан, Кәтүк-түти йөгерә-йөгерә мунча яккан. Тугыз айдан тупырдатып малай тапкан, Тугыз айдан тупырдатып малай тапкан. Моны күреп авыл халка шаклар каткан, Моны күреп авыл халка шаклар каткан. Малайга да Мүкләк диеп исем таккан, Малайга да Мүкләк диеп исем таккан. Кәтүк-түти ник елыйсың авызың җәеп, Кәтүк-түти ник елыйсың авызың җәеп. Андый гына кызлардада була гаеп, Андый гына кызлардада була гаеп, Андый гына кызлардада була гаеп, Андый гына кызлардада була гаеп. Кәтүк-түти иртүк торып сыер сауган, Метри дәдәй базарларда сыер саткан. Кәтүк-түти йөгерә-йөгерә мунча яккан, Тугыз айдан тупырдатып малай тапкан. Моны күреп авыл халка шаклар каткан, Мүкләк малай үсеп җитеп егет булган. Килен тошеп өй эченә бәхет тулган, Килен тошеп өй эченә бәхет тулган, Килен тошеп өй эченә бәхет тулган, Менә сиңа соңлап туган Мүкләк малай.
9.
Алым җәл түгел сиңа, Гөлем җәл түгел сиңа; Алым җәл түгел сиңа, Гөлем җәл түгел сиңа; Алым түгел, гөлем түгел, Җаным җәл түгел сиңа, Алым түгел, гөлем түгел, Җаным җәл түгел сиңа. Алларым диям сине, Гөлләрем диям сине; Алларым диям сине, Гөлләрем диям сине; Алым түгел, гөлем түгел, Җаннарым диям сине, Алым түгел, гөлем түгел, Җаннарым диям сине. Әрәмәдә карама, Карамада кондыз бар, Әрәмәдә карама, Карамада кондыз бар; Караңгы дип килми калма, Ай булмаса, йолдыз бар, Караңгы дип килми калма, Ай булмаса, йолдыз бар. Ай булмаса, йолдыз бар.
10.
Боз катлавы эрегәч, җир өстенә Умырзая чыга, карагыз. Умырзая чыга, умырзая калка, Умырзая суза сабагын. Умырзая чыга, умырзая калка, Умырзая суза сабагын. Боз катлавы кебек көнкүрештән Чыгасым ла килә тизрәк. Умырзая кебек, умырзая кебек, Умырзая кебек тиз үрләп… Умырзая кебек, умырзая кебек, Умырзая кебек тиз үрләп… Умырзая бик тиз үсеп чыга, Бик аз гына яши тураеп. Умырзая бик тиз башын аска ия, Умырзая сула моңаеп… Умырзая бик тиз башын аска ия, Умырзая сула моңаеп… Юк, мин яшәр идем озак, озак, Минем килми алай буласым. Умырзая кебек, умырзая кебек, Умырзая кебек суласым… Умырзая кебек, умырзая кебек, Умырзая кебек суласым… Юк, мин яшәр идем җәй ясаучы Зур чәчәкләр белән җыелып. Юк, мин үлмәс идем Умырзая кебек, умырзая кебек боегып… Юк, мин үлмәс идем Умырзая кебек, умырзая кебек боегып…

about

Second full length album.

credits

released January 20, 2018

Cover art by Inga Safronova.
Recorded and mastered by Aq Bure.

license

all rights reserved

tags

If you like Aq Bure / Ак Бүре (White Wolf), you may also like: