We’ve updated our Terms of Use to reflect our new entity name and address. You can review the changes here.
We’ve updated our Terms of Use. You can review the changes here.

Б​е​з​н​е​ң Ил (Our Land)

by Aq Bure / Ак Бүре (White Wolf)

supported by
Sanal "Sunny" Leejean
Sanal "Sunny" Leejean thumbnail
Sanal "Sunny" Leejean Fantastic band and the albums! Amazing writing and arrangement of oriental folk into heavy metal genre. For fans of clean singing, Oriental melodies, Eastern languages, old school Amorphis (pre-Elegy) and The Gathering (Mandylion-Nighttime Birds).
Cheers from a Kalmyk dude
:) Favorite track: Сандугач - Күгәрчен (Nightingale and Dove).
ao_cola
ao_cola thumbnail
ao_cola mysterious atmosphere.
A masterpiece as expected. Favorite track: Каз Канаты (Wings of Goose).
Роман Островерхов
Роман Островерхов thumbnail
Роман Островерхов Excellent album! Conciliating atmosphere! Favorite track: Безнең Ил (Our Land).
/
1.
Башларыма кигән калфагымның Сиксән сигез икән өлгесе; Килгәннәрдән бирле карап торам: Сез икәнсез дөнья көзгесе. Безнең ил — уйнар, көләр җир лә, Безнең ил — сандугач сайрар җир! Безнең ил — уйнар, көләр җир лә, Безнең ил — сандугач сайрар җир! Алма бакчаларына, һай, керсәм, Матур кызлар алма җыядыр; Йөзләрегез якты, сүзегез татлы, Күңелкәем сезне сөядер. Безнең ил — уйнар, көләр җир лә, Безнең ил — сандугач сайрар җир! Безнең ил — уйнар, көләр җир лә, Безнең ил — сандугач сайрар җир! Безнең ил — уйнар, көләр җир лә, Безнең ил — сандугач сайрар җир! Безнең ил — уйнар, көләр җир лә, Безнең ил — сандугач сайрар җир! Безнең ил — уйнар, көләр җир лә, Безнең ил — сандугач сайрар җир! Безнең ил — уйнар, көләр җир лә, Безнең ил — сандугач сайрар җир! Салкын чишмәләргә чиләк куйдым Мәлдер генә мәлдер тулсын, дип; Сезлөр моңайганга без җырлыйбыз, Күңелкәйләрегез булсын, дип. Безнең ил — уйнар, көләр җир лә Безнең ил — сандугач сайрар җир! Безнең ил — уйнар, көләр җир лә Безнең ил — сандугач сайрар җир!
2.
Сары сандугач тотаем, Телен ничек отаем? Бергә үстек, бергә йөрдек, Шуны ничек онытаем? Сандугач, күгәрчен, Гөлләр үскән, күрәмсең. Сандугач, күгәрчен, Гөлләр үскән, күрәмсең. Сары сандугач баласын Кулларымда сайратам. Күрер күзгә чибәр түгел, Әллә нигә яратам. Сандугач, күгәрчен, Гөлләр үскән, күрәмсең. Сандугач, күгәрчен, Гөлләр үскән, күрәмсең. Сандугачым син сайрама, Кугәрченем син горлә. Үзем кайда, ә күңелем Гел сезнең белән бергә. Сандугач, күгәрчен, Гөлләр үскән, күрәмсең. Сандугач, күгәрчен, Гөлләр үскән, күрәмсең. Сары сандугач тотаем, Телен ничек отаем?! Бергә үстек, бергә йөрдек, Шуны ничек онытаем?! Сандугач, күгәрчен, Гөлләр үскән, күрәмсең. Сандугач, күгәрчен, Гөлләр үскән, күрәмсең.
3.
Керфекләрең синең нигә кара булган, Күзкәйләрең кара булмагач? Яшь йөрәккә нигә ут кабыздың, Ялкынында үзең янмагач? Яшь йөрәккә нигә ут кабыздың, Ялкынында үзең янмагач? Ай да карый миңа моңсу гына, Белгән кебек минем уемны. Кем теләми сөйгән яры белән Гомерлеккә бергә булуны? Кем теләми сөйгән яры белән Гомерлеккә бергә булуны? Керфекләрең нигә кара булган, Күзләрең дә кара булмагач? Сөям, диеп, нигә кулың бирдең, Гомерлеккә бергә булмагач? Сөям, диеп, нигә кулың бирдең, Гомерлеккә бергә булмагач? Керфекләрең синең нигә кара булган, Күзкәйләрең кара булмагач? Яшь йөрәккә нигә ут кабыздың, Ялкынында үзең янмагач? Яшь йөрәккә нигә ут кабыздың, Ялкынында үзең янмагач?
4.
Иртә дә генә торам, юлга чыгам, Иңнәремә шәлем ябынам. Кемне сагынасың, дип сорамагыз, Күк күгәрченемне сагынам. Кемне сагынасың, дип сорамагыз, Күк күгәрченемне сагынам. Иртә дә генә торам, юлга чыгам, Юл буйлары яшел өрәңге. Нигә ялгыз син, дип сорамагыз, Гомерем буе көтәм берәүне. Нигә ялгыз син, дип сорамагыз, Гомерем буе көтәм берәүне. Иртә дә генә торам, юлга чыгам, Курай кисеп алам камыштан. Нигә моңлы син, дип сорамагыз, Моңлы бала булдым тумыштан. Нигә моңлы син, дип сорамагыз, Моңлы бала булдым тумыштан.
5.
Идел бит ул, тирән бит ул, Тирән бит ул, киң бит ул шул. Тирән бит ул, киң бит ул. Караңгы төн, болытлы көн — Без аерылган көн бит ул. Идел бит ул — бик мул елга, Ул бит диңгезгә китә шул. Ул бит диңгезгә китә. Аккан сулар, искән җилләр Йөрәгемне җилкетә. Идел буйларына барсам, Әйтер идем Иделгә шул, Әйтер идем Иделгә, Минем кайгыларымны да Алып кит дип, диңгезгә. Су буйлары моңсу иде, Без айрылган чагында шул; Без айрылган чагында; Тормыш дулкыннары безне Кушар әле тагын да. Идел бит ул, тирән бит ул, Тирән бит ул, киң бит ул шул. Тирән бит ул, киң бит ул. Караңгы төн, болытлы көн — Без аерылган көн бит ул.
6.
Аккош йөзә, дәрья гизә, Аккош йөзә, дәрья гизә, Дулкынлатып шәүләсен. Дошманнарның күле кипсен, Безнең диңгез шауласын. Аккош оча, йолдыз коча, Аккош оча, йолдыз коча, Киңлекләргә туймича. Без тынмабыз дошманнарның Исмен җирдән җуймича. Аккош очар ил буйлап, Аккош очар ил буйлап шул, Шаулап искән җил булып. Без яшәгәндә ил булып, Дошман очар көл булып.
7.
Безләр лә килдек ай сезләргә Бүләк бирерләр дип безләргә Бүләк бирерләр дип безләргә Бүләкләр бирсәгез безләргә Озын гөмер телим сезләргә Озын гөмер телим сезләргә Озын ла чыршы ай бүрәнә Чаналарга салсаң сөйрәлә Чаналарга салсаң сөйрәлә Җиңгәчәй биргән тастымалын Җаураннарга салсаң сөйрәлә Колгаларга элсәң сөйрәлә Рәхмәт әйтик хуҗаларга бүләкләр биргән өчен Безләр лә килдек ай сезләргә Тастымаллар бирдегез безләргә Тастымаллар бирдегез безләргә Тастымаллар биргәч ай безләргә Алла исәнлекләр бирсен сезләргә Алла исәнлекләр бирсен сезләргә Рәхмәт әйтик хуҗаларга бүләкләр биргән өчен
8.
Урманнарга керсәң, агачларның Кәкересен кисмә, төзен кис, Кәкересен кисмә, төзен кис. Гел генә дә бергә җыелеп булмый, Утыраек әле бүген кич, Утыраек әле бүген кич Урманнарга керсәм, хайран калам Яшь имәннең бөгелгәненә, Яшь имәннең бөгелгәненә. Үз-үземә дуслар, хайран калам Сезнең өчен өзелгәнемә, Сезнең өчен өзелгәнемә Урманнарга керсәң, сызгырып кер, Шауламаган агач калмасын, Шауламаган агач калмасын. Кай җирләрдә йөрсәк, яхшы булыйк, Сокланмаган кеше калмасын, Сокланмаган кеше калмасын. Урманнарга керсәң, агачларның Кәкересен кисмә, төзен кис, Кәкересен кисмә, төзен кис. Гел генә дә бергә җыелеп булмый, Утыраек әле бүген кич, Утыраек әле бүген кич
9.
Каз канаты кат-кат була, ир канаты ат була. Каз канаты кат-кат була, ир канаты ат була. Чит җирләрдә бик күп йөрсәң, сөйгән ярың ят була. Чит җирләрдә бик күп йөрсәң, сөйгән ярың ят була. Каз канаты каурый-каурый, хатлар язарга ярый; Каз канаты каурый-каурый, хатлар язарга ярый; Уйнамагач та көлмәгәч, бу дөнья нигә ярый? Уйнамагач та көлмәгәч, бу дөнья нигә ярый? Каз канатларын эзләргә төштем су буйларына. Каз канатларын эзләргә төштем су буйларына. Су буйларында йөргәндә син генә уйларымда. Су буйларында йөргәндә син генә уйларымда. Каз канатларын санадым тезелеп кагынганда. Каз канатларын санадым тезелеп кагынганда. Инде кемнәргә карармын өзелеп сагынганда. Инде кемнәргә карармын өзелеп сагынганда. Каз канатын кагынганда мамыкларын җил ала. Каз канатын кагынганда мамыкларын җил ала. Яшь вакыттагы мәхәббәт мәңгелек булып кала. Яшь вакыттагы мәхәббәт мәңгелек булып кала.
10.
Урманнарга барсаң Син иртә бар, урман күкеләре уянсын, җаный... Асыл безнең ил... Һәркая да барсаң Син җырлап йөр үз җаныңны үзең юатып, җаный... Асыл безнең ил... Сары атлар җиктем Сатуга лай яшел чәйләр эчтем, катугай, җаный... Асыл безнең ил... Бик күп әдәмнәрнең Исе китә сезнең белән безнең татугай, җаный... Асыл безнең ил... Җәйләүгә ләй чыксам Йөрер идем яшел чирәмнәрнең өстеннән, җаный... Асыл безнең ил... Яшь вакытта гына Кемне сөйсәң шунда гына була исеңдә, җаный... Асыл безнең ил... Урманнарга барсаң Син иртә бар, урман күкеләре уянсын, җаный... Асыл безнең ил...

about

Third full length album.

credits

released March 13, 2021

Cover art by MIDIANKAI-ARTS.
Recorded and mastered by Aq Bure.

Special thanks for backing our project to Alexander Antimonov

Thanks for backing our project: Берлизов Александр, Мария Куртова, pjmick, Хаким Гизатуллин, corrino, sgtdzak, sneg-kostya, free_pascal, phephen, shaolintiger86, Павел, Василий, hajizadehgulnar, Марсель, yabloko, smv-berkut, deadmuzdie, nsilqar, Илья Сторожко, Дмитрий Кошелев, Дмитрий Курицын, MadMaratix, karatirnak, Ринат Габдрахманов, fiset.alicia, Ренат Сафиуллин, farabellum, zhenechka.egorov.97

license

all rights reserved

tags

If you like Aq Bure / Ак Бүре (White Wolf), you may also like: