We’ve updated our Terms of Use to reflect our new entity name and address. You can review the changes here.
We’ve updated our Terms of Use. You can review the changes here.

У​м​ы​р​з​а​я (Snowdrop)

by Aq Bure / Ак Бүре (White Wolf)

/
1.
Боз катлавы эрегәч, җир өстенә Умырзая чыга, карагыз. Умырзая чыга, умырзая калка, Умырзая суза сабагын. Умырзая чыга, умырзая калка, Умырзая суза сабагын. Боз катлавы кебек көнкүрештән Чыгасым ла килә тизрәк. Умырзая кебек, умырзая кебек, Умырзая кебек тиз үрләп… Умырзая кебек, умырзая кебек, Умырзая кебек тиз үрләп… Умырзая бик тиз үсеп чыга, Бик аз гына яши тураеп. Умырзая бик тиз башын аска ия, Умырзая сула моңаеп… Умырзая бик тиз башын аска ия, Умырзая сула моңаеп… Юк, мин яшәр идем озак, озак, Минем килми алай буласым. Умырзая кебек, умырзая кебек, Умырзая кебек суласым… Умырзая кебек, умырзая кебек, Умырзая кебек суласым… Юк, мин яшәр идем җәй ясаучы Зур чәчәкләр белән җыелып. Юк, мин үлмәс идем Умырзая кебек, умырзая кебек боегып… Юк, мин үлмәс идем Умырзая кебек, умырзая кебек боегып…
2.
Тәрәз төпкәйләрең ай туң тимер, Ак мамыккай белән ләй тоттым мин, Ак мамыккай белән ләй тоттым мин. Нурлы йөзләреңне күрсәтмәдең, Төннәр буе утлар ла йоттым мин, Төннәр буе утлар ла йоттым мин. Тәрәз төпкәйләрең ай туң тимер, Ялан кулкайларымны туңдыра, Ялан кулкайларымны туңдыра. Җаннарымны ярып бирер идем Җаннан башка ниләргә мин сиңа, Җаннан башка ниләргә мин сиңа. Тәрәз төпкәйләрең ай туң тимер, Ак пирщәткә белән лә тотармын, Ак пирщәткә белән лә тотармын. Үземнеке булсаң, җан кисәгем, Какмый гына, сукмый ла тотармын ла, Какмый гына, сукмый ла тотармын.

about

Small EP introducing some songs from second album.

credits

released December 11, 2016

Cover art by Inga Safronova.
Recorded and mastered by Aq Bure.

license

all rights reserved

tags

If you like Aq Bure / Ак Бүре (White Wolf), you may also like: