We’ve updated our Terms of Use to reflect our new entity name and address. You can review the changes here.
We’ve updated our Terms of Use. You can review the changes here.
/

lyrics

Яулыкмыни, шәлмени,
Яулыкмыни, шәлмени.
Яулыкмыни, шәлмени лә,
Яулыкмыни, шәлмени.
Мин уртага чыккач кына,
Бер җырыгыз жәлмени?
Мин уртага чыккач кына,
Бер җырыгыз жәлмени?

Әннәги- геннәги,
Аягымда сандали.
Сөйгән ярым булмагачтын,
Ялынрырсам да ярый.
Әннәги- геннә ги,
Аягымда сандали.
Сөйгән ярым булмагачтын,
Ялынрырсам да ярый.
Сөйгән ярым булмагачтын,
Ялынрырсам да ярый.

Аклы ситсы күлмәгемнең
Итәген сырлатканчы
Аклы ситсы күлмәгемнең
Итәген сырлатканчы
Үзем чыгып биим әле,
Кешене биеткәнче
Үзем чыгып җырлыйм әле,
Кешене җырлатканчы

Әннәги- геннәги,
Аягымда сандали.
Сандали түгел пима,
Яшь күңелемне тыйма.
Әннәги-геннәги,
Аягымда сандали.
Сандали түгел пима,
Яшь күңелемне тыйма.
Сандали түгел пима,
Яшь күңелемне тыйма.

Безнең урам аркылы,
Ага суның салкыны.
Безнең урам аркылы,
Ага суның салкыны.
Су сипсәң дә басылмыйдыр,
Яшь йөрәкнең ялкыны.
Су сипсәң дә басылмыйдыр,
Яшь йөрәкнең ялкыны.

Әннәги- геннәги,
Аягымда сандали.
Сандали түгел пима,
Яшь күңелемне тыйма.
Әннәги- геннәги,
Аягымда сандали.
Сандали түгел пима,
Яшь күңелемне тыйма.
Сандали түгел пима,
Яшь күңелемне тыйма.

credits

license

all rights reserved

tags

If you like Aq Bure / Ак Бүре (White Wolf), you may also like: