We’ve updated our Terms of Use to reflect our new entity name and address. You can review the changes here.
We’ve updated our Terms of Use. You can review the changes here.

К​а​з К​а​н​а​т​ы (Wings of Goose)

from Б​е​з​н​е​ң Ил (Our Land) by Aq Bure / Ак Бүре (White Wolf)

/

lyrics

Каз канаты кат-кат була, ир канаты ат була.

Чит җирләрдә бик күп йөрсәң, сөйгән ярың ят була.

Каз канаты каурый-каурый, хатлар язарга ярый;

Уйнамагач та көлмәгәч, бу дөнья нигә ярый?

Каз канатларын эзләргә төштем су буйларына.

Су буйларында йөргәндә син генә уйларымда.

Каз канатларын санадым тезелеп кагынганда.

Инде кемнәргә карармын өзелеп сагынганда.

Каз канатын кагынганда мамыкларын җил ала.

Яшь вакыттагы мәхәббәт мәңгелек булып кала.

credits

from Б​е​з​н​е​ң Ил (Our Land), released March 13, 2021

license

all rights reserved

tags

If you like Aq Bure / Ак Бүре (White Wolf), you may also like: